Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без - Россия гражданнары!» еллык республика иҗат конкурсы уздырыла

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Конкурсны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  оештыра. Анда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче  физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшь кешеләр (7 яшьтән 30 яшькәчә) катнаша ала.  Номинацияләр: «Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйм» (әдәби конкурс), «Сайлау – рәсемнәрдә» (рәсем конкурсы), «Мин – киләчәк сайлаучы» (декоратив-гамәли сәнгать конкурсы).

Быел конкурс дүртенче тапкыр уздырыла һәм җиденче чакырылыш Федераль Собрание Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга багышлана. Е-mail: rsbs@yandex.ru

89033438746.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International