Зөя утрау-шәһәрлегендә “Иман моңы” фестиваленең концерты булачак

2016 елның 10 июне, җомга

12 июнь — Россия көнендә Зөя утрау-шәһәрлегендә “Иман моңы” V халыкара фестиваленең чираттагы концерты була. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы директорының урынбасары Лада Лабзина хәбәр итте.

Фестиваль быел тамашачыларга 4 концерт тәкъдим итә. Анда барлыгы 150 дән артык музыкант катнашуы көтелә. 12 июль көндезге 11 дә Зөянең Тарих музеенда инструменталь музыка концерты булачак. Көндезге 12 дә исә “Всех Скорбящих Радость” Богородица храмында чиркәү музыкасы концерты башланачак. Вернадский исемендәге Россия ФАнең дәүләт геология музееның “Vita Voce” камера хоры, Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәреннән “Осанна” хоры һәм Дубнадан “Октябрь” академия хоры, Калуга өлкәсе Обнинскиның “Партес” камера хоры чыгыш ясаячак.

Фестиваль 21 майда Болгарда — Идел Болгарстаны Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көнне башлаган иде. Гомумән алганда, фестивальдә барлыгы 350 дән артык музыкант катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International