11 июньдә Кукмара районының Киндеркүл авылында «Гырон быдтон» бәйрәме уздырыла.
«Гырон быдтон» Манзарас авылының урта белем бирү мәктәбе яныннан иҗат коллективларының бәйрәм уздырыла торган мәйданга кадәр җырлап-биеп баруы белән башланып китә.
Иртәнге унда бәйрәмне ачу тантанасы булачак. Бәйрәм үзе берничә мәйданчыкта уздырыла. Төп сәхнәдә иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, уеннар, бәйгеләр халык уеннары оештырылачак.
Кече сәхнәдә удмурт чибәрен һәм егетләр арасында иң батырын сайлап алу конкурслары булачак.
Теләге булган кеше дога укып пешерелгән ботка белән сыйлана ала.
8(843) 293-30-43 – Чекмарева Татьяна Сергеевна
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте