8 июньдә ДЗКЗ сәхнәсендә С.Рахманинов исемендәге «Ак канәфер» VI халыкара фестиваленең бишенче концерты уздырыла.
Әлеге мәртәбәле музыкаль форумга быел тагын күренекле пианист һәм дирижёр Михаил Плетнев киләчәк. Соңгы елларда Плетнев пианист буларак сирәк кенә чыгыш ясый, әмма Казаннан килгән чакыруга ул каршы килә алмаган. Татарстан башкаласына, музыка әһелләренә ул зур хөрмәт белән карый. Маэстро Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры белән бергәләп Роберт Шуман, Дмитрий Шостаковичның пианино өчен иҗат ителгән әсәрләрен башкарачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте