Алабугада – беренче урам китапханәсе

2016 елның 7 июне, сишәмбе

6 июньдә Алабуганың Шәһәр мәдәният сарае каршындагы мәйданда урамда беренче китапханә ачылды.   Яңгырлы көн булуына карамастан, китап сөючеләр күп җыелган иде.  

Шигърият бәйрәме һәм беренче урам китапханәсе ачылу уңаеннан алабугалыларны «Лира» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары котлады. Теләге булган һәркемгә бу көнне микрофон алдында шигырь уку мөмкинлеге бирелде. Андыйлар шактый җыелды. Классиклар, хәзерге авторлар әсәрләре яңгырады, кайберәүләр үз шигырьләрен укыды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International