6 июньдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 29 нчы театраль сезонын япты.
2016 елда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, театраль декада узды. Тамашачыларга “Печән базары”, “Зәйтүнәкәй”, “Әйт әле, күбәләк” спектакльләре тәкъдим ителде. Шулай ук актер, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан Г.Кариевның туган төбәге – Нурлат районы Кулбай-Мораса авылында юбилей тантаналары үткәрү – театр тормышына истәлекле вакыйга булып кереп калды. Кариевлылар аның бердәнбер әсәренә нигезләнеп Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тарафыннан язылган “Артист” моңсу комедия премьерасы белән сезонны яптылар.
Кариев театры бу сезонда 170 спектакль күрсәтте, аларны 20 меңнән артык тамашачы карады. 2014 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый. Бу ТР Президенты карары белән башкарыла. “Театр – Ватанны саклаучыларга!” проекты алга таба да дәвам итә. Бу елның июль аеннан Свердловск өлкәсенә гастрольләр планлаштырыла.