Мәдәникөндәлек.рф порталы — балалар өчен беренче махсуслаштырылган социаль челтәр, ул яшь буын вәкилләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның культура дәрәҗәсен күтәрү өчен булдырылды.
Интернет-мәйданчыкта республиканың башлангыч сыйныф укучылары аралаша. Бүгенге көндә порталда 46 меңнән артык бала теркәлгән. Көненә аның сәхифәләрендә аралашуда1600 тирәсе укучы катнаша.
Теркәлгән балалар ата-аналары белән үз блогларын алып бара: шигырьләрен, хикәяләрен бастыра, музей, театрларга барудан туган тәэсирләре белән уртаклаша.
Балаларның мәдәният белән кызыксынуын арттыру өчен порталда төрле конкурслар оештырыла, анда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте