Алабугада «Цифрлы чор музее. Мөмкинлекләр һәм кыенлыклар» конференциясе ачылды

2016 елның 7 июне, сишәмбе

6 июньдә «Музейлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр» коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыклары, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм КФУның Алабуга институты  оештырган «Цифрлы чор музее. Мөмкинлекләр һәм кыенлыклар» егерменче халыкара фестивале ачылды. 

Пленар утырышта музей эше өлкәсендә танылган белгечләр чыгыш ясады.

Конференциянең төп максаты – музейларны информатизацияләү өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм цифрлы технологияләр ярдәмендә матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклап калу һәм халыкны алар белән таныштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу.

 8-906-333-38-99.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International