3-6 июньдә Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» китап фестивале узды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе анда үзенең «Милли китап» дигән басмаханәсендә һәм Казанның башка нәшриятларында басылып чыккан, туган якны өйрәнүгә багышланган кызыклы китапларын тәкъдим итте.
Әлеге күргәзмәгә Россиянең 400гә якын нәшрияты (шул исәптән 50се – төбәкләрдән) үз китап продукциясен алып килгән иде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе икенче ел рәттән әлеге киң колачлы проектта катнаша. Татарстандагы күптөрле һәм үзенчәлекле әдәби иҗат һәм нәшрият эшчәнлеге белән таныштыру бурычын китапханә җиренә җиткереп башкара.
Милли китапханә директоры С.Р. Җиһаншинаның Россия Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведев белән очрашуы әлеге чараның истәлекле һәм әһәмиятле вакыйгасы булды. Дмитрий Анатольевичка «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» альбомы тапшырылды. Бу басма 2015 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллык юбилеена багышлап чыгарылган иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте