Июньнең 2 сеннән 11енә кадәр Казанда «ШәһәрАРТ әзерлек» өченче яшьләр театр лабораториясе уздырыла.
Проектта Италия, Швейцария һәм Россиядән 6 режиссер катнаша. Беренче буларак быел барлык спектакль эскизлары бер темага – мәхәббәт темасына эшләнәчәк.
Эскизлар хәзерге заман драматургия әсәрләре, шулай ук махсус язылган пьесалар буенча эшләнәчәк.
Мәсьәлән, эскизларның берсе Татарстан Республикасы тарихи-сәяси архив материаллары буенча куела. Ул Бауман урамына чыга торган җир асты галереясендә күрсәтеләчәк. Лядов бакчасында тамашачылар мәхәббәт турында монологлардан төзелгән спектакль карый ала. Аны режиссер һәм актерлар лаборатория өчен махсус иҗат иткән.
“«ШәһәрАРТ әзерлек» ”нең иң күренекле вакыйгаларының берсе – Иван Вырыпаев пьесасы буенча италияле режиссер Алессандра Джунтини тарафыннан куелган “Иллюзии” спектакле булачак. Камал театры артистлары спектакльне татарча башкарачак. Текстны Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемә иткән.
8 903 344 26 10. Email: zhivoy_gorod@mail.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте