“Иман моңы” V халыкара фестивале концертларының һәркайсында 150дән артык артист катнаша

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

 12 һәм 17 июньдә Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм Казанда “Иман моңы” V халыкара фестивале концертлары була.

Россия көнендә Зөядә Мәскәү, Пушкино, Дубна, Обнинск калаларыннан хорлар составында 150дән артык профессиональ артист киләчәк. Шулай ук, ТР Дәүләт камера хоры һәм ТР Дәүләт кыллы квартеты да катнашуы көтелә. Ике мәйданда классик һәм православие музыкасы яңгыраячак.

17 июнь көнне Казан Кремленең Туп сараенда, Татарстанда беренче тапкыр дөньяның танылган мессасы — “Кораллы кеше” яңгыраячак. Карл Дженкинсның бу әсәре сугышка каршы, гуманистик юнәлештә язылган. 1,5 сәгатьлек әсәрне Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге камера хоры, Борис Тараканов җитәкчелегендәге РГГУ академия хоры (Мәскәү), Анна Гулишамбарова дирижерлыгындагы “Новая музыка” камера оркестры, Казан хәрби училищесының подполковник Ян Орехов җитәкчелегендәге кыллы музыка уен кораллары оркестры башкарыр дип көтелә. Концертта 150дән артык артист чыгыш ясаячак.

Барлык чараларга керү – бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International