Качалов театрында МХАТ мәктәп-студиясенең Виктор Рыжаков һөнәрханәсе гастрольләре зур уңыш казанды

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Качалов театрында  «Төп варислар» проекты кысаларында  МХАТ мәктәп-студиясенең Виктор Рыжаков һөнәрханәсе гастрольләре зур уңыш белән узды.

Яшь артистлар  «Заманча булмаган концерт» спектаклен күрсәтте. Бу үзенчәлекле әсәр өлкән кешеләрнең хикәяләреннән, хатирәләреннән төзелгән. Бу – яшь буынның үткәнне аңларга тырышуы, ил язмышы, кешеләр яшәеше, мәхәббәт, тугрылык кебек мәңгелек темалар турында фикер алышуы.

5 июньдә театрның кече сәхнәсендә  Виктор Рыжаков үзенең укучылары белән өч сәгатьлек осталык дәресе уздырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International