Рус теле көне һәм Александр Пушкинның туган көне уңаеннан тантаналы митинг

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Александр Пушкин һәйкәле каршында рус халкының бөек шагыйре тууына 217 ел тулуга һәм Рус теле көненә багышланган шигърият бәйрәме узды. Анда мәктәп укучылары, шагыйрьләр Пушкин шигырьләрен укыды.

Пушкинны искә алу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Красная горка" фольклор коллективы башкаруында рус халык җыры яңгыраганнан соң, иң беренче булып, һәйкәлгә чәчәк кәрҗинен Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев куйды. Аннан соң аларга башка рәсми затлар һәм митингта катнашучылар кушылды. Тантанага килүчеләр арасында Александр Пушкинның туганы барон Александр фон Гревениц та бар иде. Ул Казанда мондый чарада беренче тапкыр катнаша. Аның иң яраткан шигыре - Пушкинның "Мой портрет"ы. Бу минутларда ТР Президентының Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашуы бара. Аннан соң Җәлил исемендәге театрда Рус теле көненә һәм бөек шагыйрь Пушкинны искә алуга багышланган тантана була.

«Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International