"Алтын мөнбәр" жюри составына Ауропа Кино һәм телевидение ассоциациясе генераль продюсеры Инал Шерип керде

2007 елның 20 августы, дүшәмбе
    "Алтын мөнбәр" III Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри составына Ауропа Кино һәм телевидение ассоциациясе генераль продюсеры Инал Шерип керде.
    Инал Шерип (Шерипов) 1971 елда Грозныйда туган. 1990нчы елларда "Союзмультфильм" студиясендә композитор булып эшләгән. 1997 елда аның кыска метржалы фильмын ОРТ каналы күрсәтүдән баш тарта. Инал фильмны АКШның "Double take international" фестиваленә җибәрә һәм анда ул төрле илләрдә төшерелгән 750 фильм арасында иң яхшылардан табыла. 1998 елда Шерипов "Город мой, Грозный", аннан соң "Москва. Чечня. Жвачка" фильмнарын төшерә, әмма аларын да Россиядә киң экраннарга чыгармыйлар. Режиссер АКШка күчеп киткәч, "Independent World" журналы аны "Ел кешесе" дип атый. Ул Калифорния, Лос-Анджелес, Сан-Диего, Чикаго, Нью-Йорк, Сан-Франциско, Сиэтл һ.б. шәһәрләрдә узган кинофестивальләргә чакырулар ала.
    Сан-Диегода Инал Шерип студентларга лекцияләр укый, яшь кинематографистларга мастер-класслар бирә. Соңгы елларда ул яңа фильмнарга сценарийлар яза. Аларның дүртесе АКШ Конгрессы китапханәсендә рәсми теркәлгән инде.
    Билгеле булганча, фестивальнең жюри әгъзалары арасында шулай ук кинодраматург О.А.Агишев, Сириядән актер һәм режиссер Гассан Массуд, режиссер, оператор Радослав Спассов, Мисырдан танылган актриса Аль Амри Сафия, Латвиядән БМОның Изге ният илчесе, режиссер, продюсер Лайла Пакалныня, "Мусульмане" программасы җитәкчесе В.И.Антипов бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International