Татарстан Республикасы делегациясе Манама шәһәрендә булды

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

29 майдан  2 июньгә кадәр Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана  Персова һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация Бәхрәйнның башкаласы  Манама шәһәрендә булып кайтты. Делегация составында Татарстан Республикасы музейлары хезмәткәрләре һәм мөселман дин әһелләре катнашты.  

Эш сәфәре вакытында Бәхрәйн Корольлегенең Мәдәният һәм борынгы әйберләр идарәсе Шәех Мәй бинте Мөхәммәд әл-Халиф белән очрашу, Татарстан Республикасы һәм Бәхрәйн Корольлеге арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.  

Делегация эшенең тагын бер төп максаты – «Коръән йорты»н төзү һәм аның эш тәҗрибәсе белән танышу. Биредә татарстанлылар «Коръән йорты»н төзегән доктор Габделлатиф Җассим Кану белән очраштылар. Болгардагы Коръән музее эшендә шушы тәҗрибәгә таяну күздә тотыла.

Казан кунаклары шулай ук  Мөнир Бушенаки җитәкләгән Бөтендөнья мирасының Гарәб төбәк үзәгендә булды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International