Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә VII Бөтенроссия авыл Сабан туе шаулый. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, өлкә губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк, Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 500 дән артык делегат һәм бик күп кунаклар бәйрәм итә.
Сабан туе иртәнге 9 да ук башланды. Балалар өчен "Гөлчәчәк" балалар бакчасында Төбәкара балалар Сабан туе оештырылган иде. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шул ук вакытта Сабан туеның төп мәйданында милли утарлар күргәзмәләре, азык-төлек ярминкәләре, җәмәгать туклану пунктлары эшли башлады. Туңдырма, бака төрле татлы ризыклар, балалар өчен уенчыклар, сувенирлар, шашлык - барысы да кунакларның күңелен күрү өчен оештырылган.
Нурлат районы милли бәйрәмгә аерым мәйданчык әзерләгән. Анда авыл өе, авыл клубы, авыл мунчасы, мал сарае, мәчет һ.б. объектлар төзелгән. Район башлыгы урынбасары Флера Ногманова сүзләренчә, Сабан туе мәйданчыгын алар бер ай чамасы төзегән. Бәйрәм беткәннән соң өйләрне Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге сатып алырга вәгъдә биргән. Нурлатлылар мәдәни программа да әзерләгән, танылган артист Фирдүс Тямаев кунаклар каршында берничә сәгатьлек концерт куйды.
Бу вакытта Сабан туеның төп мәйданы да кызды, бу бәйрәмгә хас традицион уеннар, конкурслар үткәрелә торды. Милли бәйрәмнең мәдәни программасында Алтай, Пермь крайларыннан, Адыгея, Башкортстан, Бурятия, Удмуртия, Волгоград, Әстерхан, Иркутск, Киров, Кемерево, Новосибирск, Омск, Саратов, Свердловск, Томск һ.б. төбәкләрдән барлыгы 1,5 меңләп профессиональ һәм үзешчән артистлар чыгыш ясады. Бәйрәм кунакларына Татарстаннан Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм "Казан" бию ансамбле башкаруында "Сабан туйның тарихы һәм киләчәге" исемле театральләштерелгән музыкаль-хореографик тамаша тәкъдим ителде. Шулай ук эстрада йолдызлары - җырчылар Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, Резедә Шәрәфиева, Фердинанд Фәтхи, Сиринә Зиннәтуллина, шулай ук Ульяновск өлкәсенең "Идел" җыр һәм бию ансамбле, "Сүнмәс йолдызлар" татар җыр студиясе, "Чулпан", " Сандугачлар", "Язгы моңнар" вокаль ансамбльләре һ.б. иҗат коллективлары чыгыш ясады. Башкортстан Республикасы шулай ук аерым сәхнә тирәсендә халык җыйды. Башкортстан артистларының дәртле җыр һәм биюләрен тамашачы бик җылы кабул итте. Гомумән, җылы сүзләр әйтелде, рәхмәтле тамашачы алкышларын кызганмады.
«Татар-информ» МА