3 июньдә кичке сәгать алтыда Район мәдәният йортында Илфат Камалиев белән иҗади очрашу булып узды. Анда катнашучылар тамашачыларга «Корыч» фильмын тәкъдим итте.
Кичке сәгать сигездә авыл кешеләренә Татарстан Республикасы сәнгать осталары зур концерт күрсәтте. Аның нигезенә «Казан» бию ансамбле башкаруында «Казан хәзинәсе» тарихи-хореография спектакле алынган иде. Сюжет Бөек Болгар шәһәрендә барган вакыйгаларга корылган. Әлеге әсәрнең идеясен шагыйрь Кол Гали иҗаты биргән. Тамашаның режиссеры – Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Халисә Исмәгыйлева.
Концерт татар сәхнәсе йолдызлары – Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов чыгышы белән тәмамланды.