13-17 июньдә Казанда “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы уздырыла. Аның төп чаралары түбәндәгеләр:
13 июнь 10.00, Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә Форумның ачылу тантанасы. Пленар утырыш.
14 июнь 17.00, С.В.Женовач белән иҗади очрашу, «Эт йөрәге” («Собачье сердце») спектакленең премьерасы, С.В.Женовач курсы, реж. А.Җаббаров. Г.Камал театрының Кече сәхнәсе.
14 июнь 18.00, Венгрия Милли театрының (Будапешт) “Ходай җәзасы” спектакле, реж. А.Виднянский. Г.Камал театрының Зур залы.
15 июнь 18.00, «Дон Жуан» спектакле, реж. Ф.Бикчәнтәев. Г.Камал театрының Зур залы.
16 июнь 18.00, “Минем исемем Кызыл” спектакле, реж. М.Кальсин. Г.Камал театрының Зур залы.
17 июнь 16.00, Ябылу, форум нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл. Г.Камал театрының Кече залы.
17 июнь 18.00, “Хуҗа Насретдин” спектакле, реж.Ф.Бикчәнтәев. Г.Камал театрының Зур залы.
ИГЪТИБАР! Форум чараларына керү өчен (пленар утырыш, спектакльләр, иҗади очрашу, түгәрәк өстәл) аккредитация үтү сорала. Аккредитациягә заявкаларны 9 июньгә кадәр kamal.press@tatar.ru адресына җибәрергә. Заявкада жуналистның исем фамилиясен, матбугат чарасын, форум чарасын, телефон номерын күрсәтергә. Бер матбугат чарасыннан 2дән дә артык заявка кабул ителми.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте