Татарстанда «Иман моңы» V халыкара фестивале уздырыла

2016 елның 3 июне, җомга

Татарстанда «Иман моңы» V халыкара фестивале  дәвам итә.

Фестивальнең концертлары 12 июньдә Свияжск утрау-шәһәрчегендә була. Мәскәү, Пушкино, Дубна, Обнинсктан, шулай ук үзебезнең республикадан 150 артист бу көнне традицион дини музыка, рус һәм дөнья композиторлары әсәрләрен башкарачак. Татарстан артистлары һәр елны фестивальдә элек яңгырамаган әсәрләрне тәкъдим итәргә тырыша. Быел да бу шулай булачак. Фестивальнең концертлары бушлай күрсәтелә.

http://vk.com/musicavery

http://gbkz-rt.ru/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International