8 июльдән 10 июльгә кадәр Кировта XXIV «Гринландия» Бөтенроссия автор җыры фестивале уздырыла

2016 елның 3 июне, җомга

10 июльдән 12 июльгә кадәр Кировта XXIV «Гринландия» Бөтенроссия  автор җыры фестивале уздырыла. Ел саен июльдә Вятка җирендәге  Быстрица елгасы ярында Россиянең төрле почмакларыннан, ерак чит илләрдән гитаралы романтиклар – автор җырын сөючеләр җыела. Яше дә, һөнәрләре дә төрле бу кешеләр  Александр Гринның туган җиренә җан аваздашлыгы тоеп, яшәү көче алып китәр өчен киләләр.  

Фестиваль аланы елдан-ел киңәя бара: бирегә күпләр гаиләләре, дус-ишләре, туган-тумачалары белән, зур, ишле төркемнәр булып килә. Иртәдән кичкә кадәр биредә җыр яңгырый, гитаралар тынып тормый, дуслашалар, танышалар, фикерләшәләр, кыскасы, яшиләр. Автор җыры конкурслары, иҗади очрашулар, балалар һәм гаилә иҗат һөнәрханәләре, иҗади очрашулар, балалар өчен гитарада уйнарга өйрәтү буенча осталык дәресләре уздырыла.

тел. +7 922 995 30 21komkov.vadim@gmail.com

Рәсми сайт

 www.grinlandia.ru

Оештыру комитетының электрон адресы

grinlandia-kirov@mail.ru

Контактта  

vk.com/grinlandiakirov

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International