7 июльдә кичке сәгать җидедә Камал театры сәхнәсендә Мәскәүнең «Современник» театры артистлары Грибоедовның мәктәп дәреслекләренә кергән «Акыллылык бәласы» пьесасын гадәти булмаган укылышта күрсәтәчәк. Аны сәхнәгә режиссер Римас Туминас куйган. Тамашада төп рольләрне күренекле артистлар – Сергей Гармаш (Фамусов), Шамиль Хаматов (Чацкий), Елена Плаксина (Софья), Дарья Белоусова (Лиза), Владислав Ветров (Молчалин) башкара.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте