11 һәм 12 июньдә хәрби-патриотик хәрәкәттә катнашучы, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән егет-кызлар илебез тарихындагы ике зур сугышның иң әһәмиятле орышларын уйнап күрсәтәчәк.
«Витязь» клубы оештырган «Көнчыгыш-көнбатыш: Россиядә Ватан сугышлары» төбәкара хәрби-тарихи фестивале дә Казанда шушы көннәрдә узачак.
150 дән артык кеше тиешле чор кием-салымын киеп, тамашачыларны төрле чорларга «алып китәчәк»: дворяннар балында, клубларда, фотосалоннарда һәм армиядә булу мөмкинлеге бар. Әлбәттә әлеге сугышларның иң әһәмиятле орышларыннан өзекләр күрсәтеләчәк.
89655968878 (Ленар)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте