1 июньдә Казан Кремле балалар кулына күчте. «Без Кремльне яратабыз!» фестивале дүртенче тапкыр уздырыла һәм быел ул борынгы кальганың дүрт мәйданчыгында алып барылды. Балалар биеделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар.
Осталык дәресләрендә гипс сынчыкларга «төс кундырырга», пыялага рәсем ясарга, төрле материаллардан кош сыннары әвәләргә өйрәттеләр.
Бәйрәмдә республикабызга килгән кунаклар да актив катнашты. Җан җылымлы акция бик күпләрнең йөрәгендә якты тәэсирләр калдырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте