“Кинотавр” фестивалендә бүләк алган фильм “Шәһәр АРТ әзерлек” программасына кертелде

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

10 июньдә  “ШәһәрАРТ әзерлек”  өченче яшьләр театр лабораториясе кысаларында Алексей Федорченконың “Революция фәрештәләре” фильмы күрсәтеләчәк һәм автор белән иҗади очрашу булачак.  Сценарийны Алексей Федорченко, Казан язучысы Денис Осокин һәм танылган театр эшлеклесе,“Шәһәр АРТ әзерлек” лабораториясенең сәнгать җитәкчесе  Олег Лоевский бергәләп иҗат иткән.

“Революция фәрештәләре” фильмын күрсәтү 10 июньдә  21.30да  “Штаб”резиденциясе ишегалдында узачак. Татарстан урамы, 20 (Париж коммунасы урамы ягыннан керергә). 18+. Ахырдан режиссер белән иҗади очрашу булачак.

 https://zhivoygorod.timepad.ru/event/337179 адресында теркәлергә кирәк.

zhivoy_gorod@mail.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International