30 апрельдән 4 майга кадәр БДБ рәссамнар берлегенең Казан бүлекчәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Дуслык елгалары. Казан - Минск» халыкара арт-проектын оештырды.
Ул республиканың заманча рәсем сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Беларусь арасында мәдәни багланышларны үстерү һәм дуслык күперләрен ныгыту максатын күздә тота.
Әлеге проект кысаларында күп кенә кызыклы иҗади очрашулар, күргәзмәләр булып үтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте