Хәзерге заман сәнгате галереясендә Александр Иншаковның шәхси күргәзмәсе ачыла

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

2 июньдә Хәзерге заман сәнгате галереясендә  Александр Иншаковның шәхси күргәзмәсе ачыла. 

Анда авторның техника һәм жанр ягыннан төрле 70 эше куелган.

Бу эшләр төрледән-төрле, әмма шулай булса да игътибарлы тамашачы авторны бик тиз танып алачак. Иншаковны табигатьнең «катып калган» сурәтләре түгел, бәлки үзгәреш халәтендәге, берсен-икенчесе алмаштыручы  күренешләрнең күчеш мизгелләре кызыксындыра. Аның материалы – шулар.  Эшләр кызыклы, тәэсирле, яңа.

Күргәзмә  10 июльгә кадәр эшли.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International