Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Кинематография өлкәсендә иҗади проектлар гамәлгә ашыруга гаризалар кабул итү турында игълан итә. Гаризалар Татарстан Республикасында законнарда каралаган тәртиптә теркәлгән һәм республикада эшчәнлек алып баручы, кинематография өлкәсендә проектлар гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан субцидияләр алуга дәгъва итүче коммерциячел булмаган оешмалардан кабул ителә.
Иҗади проект уен, документаль яисә анимация фильмы яисә тапшыру төшереп, «Татаркино» мәдәният учреждениесенә прокат хокукы белән бирүне күздә тота.
(843) 264-74-63. http://mincult.tatarstan.ru/rus/god-rossiyskogo-kino-2016.htm.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте