4 июньдә Кырым тарих музей-тыюлыгында «Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм заман» күргәзмәсе ачыла. Аны Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре әзерләгән.
Анда татарларның көн-күреш әйберләре, традицион татар йортында куела торган җиһаз, татарларның ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре, чигүле тастымалдыр сөлгедер ише әйберләре, күн корама үрнәкләре, чигүле читек-кәвешләре, калфак-яулыклары, савыт-саба, музыка кораллары тамашачыларга халык турында мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте