VII Бөтенроссия авыл Сабан туе Ульяновск өлкәсенең район үзәге булган Иске Кулаткы авылында үткәреләчәк. Татар халкының әлеге милли бәйрәме 2 көнгә исәпләнгән, ягъни 3-4 июньдә була.
4 июньдә иртәнге 9да Иске Кулаткы «Гөлчәчәк» балалар бакчасында кечкенәләр өчен төбәкара балалар Сабан туе башлана.
Шул ук вакытта олылар Сабан туе мәйданы да эшен башлый. Сәгать 9дан кичке 6гача биредә күргәзмәләр, милли аш-су, азык-төлек ярминкәләре эшли.
VII Бөтенроссия авыл Сабан туеның ачылу тантанасы сәгать 11дә башлана. Мәдәни күңел ачу мәйданчыгында концерт, милли уеннар һәм спорт ярышлары уздырыла, балалар мәйданчыгы, парасабантуй мәйданчыгы, осталар шәһәрендә күргәзмә-сәүдә эше оештырыла, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителә. Биредә Татарстан Республикасының инвестицион күргәзмә, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе мәйданчыклары, шулай ук киномобиль, ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы оештырыла.
2017 елда VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе хуҗасы булачак Пенза өлкәсе Әләзән авылына Сабан туе эстафетасын тапшыру тантанасы да каралган.
«Татар-информ» МА