Паркта китапханә

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2016 елның 27 маенда –  Гомумроссия китапханәләр көнендә – Россиядә Кино елы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Китапханә паркта» дигән мәдәни-мәгърифәти чара уздырды. Әлеге бәйрәм Милли китапханәнең төп бинасы (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт) янындагы скверда, Лобачевский һәйкәле каршында иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать икегә кадәр үтте.

Программада күренекле мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, китап күргәзмәләре һәм иллюстратив тематик күргәзмәләр, буккроссинг, иҗади остаханәләр, балалар почмагы һ.б. шундый күркәм чаралар узды. «Ачык микрофон» рубрикасында «Тукайны укыйбыз» һәм «Җәлилне укыйбыз» акцияләре булды, язучылар, шагыйрьләр, республикабызның вакытлы матбугат редакцияләре вәкилләре, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары чыгыш ясады.

Китапханәчеләр иҗатына багышланган күргәзмә-ярминкәдә истәлеккә яки бүләк итү өчен кул эшләнмәләре, сувенирлар сатылды. Буккроссинг яратучылар өчен китаплар алмашу, ягъни, укылган китапны киштәдә калдырып, үзеңә ошаган башка китапны алу мөмкинлеге тудырылды. «Балаларга – китап» хәйрия акциясе кысаларында яңа китаплар (сүзлекләр, энциклопедияләр, дәреслекләр һәм фәнни-популяр әдәбият) бүләк ителде. Бүләккә калдырылган китаплар һәм башка әйберләр Түбән Кама муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен эшләүче «Өмет» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләренә тапшырылачак.

Архитектура ядкәрләре һәм тарихи һәйкәлләр белән кызыксынучылар өчен федераль әһәмияттәге мә­дәни мирас объекты булган «Ушков йорты»на (хәзерге вакытта биредә ТР Милли китап­ханәсенең төп бинасы урнашкан) «Ушковлар йорты: тарих һәм хәзерге заман» дигән экскурсия уздырылды.

Балалар мәйданчыгында иҗади остаханәләр, «Тукайны ясыйбыз» арт-импровизациясе үткәрелде.

Бу чара җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы әһәмиятен арттыру, халыкны китапханәләргә җәлеп итү максаты белән уздырыла. Бәйрәмнең шигаре – «Укы. Уйла. Сөйлә = Читай. Думай. Говори».

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International