1 июньдә – Халыкара балаларны яклау көнендә «Әкият» курчак театры традицион рәвештә малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның әти-әниләре өчен бәйрәм программасы әзерли.
Быел яшь тамашачылар өчен җыр-биюле, конкурс-бәйгеле, бүләкле театральләштерелгән концерт программасы тәкъдим ителә. Соңыннан «Гуси-лебеди» («Киек казлар») спектакле күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте