«Ямьле» ансамбле «Урал Моңы - 2016» халыкара төрки башкаручылар конкурсы лауреаты булды

2016 елның 31 мае, сишәмбе

25 - 29 майда  Уфада «Евразия йөрәге»  халыкара сәнгать фестивале узды. Аның кысаларында XVIII «Урал Моңы - 2016» халыкара төрки башкаручылар конкурсы  оештырылды.  Быел 5 илдән һәм Россиянең 9 төбәгеннән 56 җырчы һәм иҗат коллективы килде. Тамашачылар дөньяның  15 төрки халкы вәкилләре – талантлы артистлар чыгышын карады. 

Берничә көн дәвамында Казахстан, Азәрбәйҗан, Кыргызстан, Гагаузия (Молдова), Үзбәкстан һәм Россия төбәкләреннән яшь артистлар көч сынашты. 

Татарстан исеменнән конкурста «Ямьле» ансамбле чыгыш ясады. Халыкара жюри коллективның чыгышын югары бәяләде. «Ямьле» ансамбле  I премия лауреаты булды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International