1 июньдә иртәнге унда «Әкият» балалар үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» халыкара иҗади эшләр конкурсында җиңеп чыгучыларның әсәрләреннән күргәзмә ачыла һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Лауреатлар һәм дипломантлар өчен кызыклы программа әзерләнгән.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге чарага көтеп калабыз. Мәгълүмат өчен: «Сөйкемле Шүрәле» конкурсын оештыру комитеты (843) 293-27-92
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте