Качалов театры гастрольләре ике төбәк арасында дуслык җепләрен ныгыта

2007 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Краснодар шәһәрендә чыгыш ясаучы Казанның В.И.Качалов исемендәге Академия зур драма театрының сәхнәсеннән, чын мәгънәсендә, кырык градуслы эсселек бөркелә. Краснодар драма театрының мең кеше сыйдырышлы тамаша залы көн саен шыгрым тулы, тамашачылар артистларны аягүрә алкышлый, чәчкәләргә күмә, рәхмәт сүзләрен, соклану һәм хөрмәт хисләрен белдерү өчен ишек төпләрендә көтеп тора, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Кубаньда хәзер качаловлыларның яңа дуслары һәм яңа тамашачылары пәйда булды. Алар яратып өлгергән әсәрләрен карарга икешәр, өчәр тапкыр килә.
Өч көн буе барачак "Вишневый сад" спектакленә билетлар бер атна алдан сатылып беткән. "Американская шлюха, или Путешествие по России с папой-алкоголиком". "Скрипач на крыше", "Трехгрошовая опера", "Пиковая дама" спектакльләре дә аншлаг белән узган. Казан театры иҗатын күзәтүче даими тамашачылар арасында Краснодар краеның атказанган сәнгать эшлеклеләре, театр артистлары да бар.
         Әйтергә кирәк, театрның иҗади сәфәре Россиянең ике эре төбәге - Кубань һәм Татарстан Республикасы арасында дуслык җепләрен ныгытуда зур әһәмияткә ия булды.
          Кубань халкын таң калдырган Татарстан театрының югары профессиональ дәрәҗәсенә карата җылы фикерләр күп әйтелгән. Театрның директоры-сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, баш рәссам Александр Патраков, театр артислары Светлана Романова, Геннадий Прытков, Михаил Галицкий, Илья Славутский, Марат Голубев, Надежда Ешкилева, Еленой Ряшина һәм Эльза Фәрдиевалар шулай ук гастрольләр белән канәгать калуын җиткергән. Алар беравыздан: "Краснодар тамашачысының хисле, нечкә күңелле, сәнгать сөючән булуы безнең өчен иң әһәмиятле ачыш", - булды ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International