1 июньдә сәгать унбердән өчкә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз!» фестивале уздырыла. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Казанның яшь тамашачыларын, кунакларны, ата-аналарны бу көнне концертлар, театральләштерелгән тамашалар, әкият геройлары, осталык дәресләре, асфальтта рәсем ясау конкурсы, башка бәйгеләр көтә. Бу көнне барлык музейлар бушлай эшли.
Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырыла.
(843) 5678 017, + 7 927 438 47 33, e-mail: kazan_kirmen@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте