Бүгенге “Каравон” рус фольклор музыкасы бәйрәме республиканың күп милләтле булуын күрсәтте. Бу хакта журналистлар белән булган әңгәмәсендә бәйрәмне башлау тантанасында катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
"Каравон" менә инде 28 нче тапкыр бәйрәм ителә, ә ТР Президенты указы буенча рәсми рәвештә, - 24 нче тапкыр, - дип билгеләп үтте ул. - Без республикада, татар индивидуальлеген, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау белән беррәттән, рус теле һәм әдәбиятына бәйле республика программаларына булышабыз. Без башка халыкларга да ярдәмдә дәүләт сәясәте алып барабыз, - дип басым ясап әйтте сәясәтче.
"Минем "Каравон"га өченче тапкыр килүем. Һәр елны яңа объектлар барлыкка килә. Бүген исә без бәйрәм музеенда булдык. Хәзер юлга брусчатка түшәлгән, транспортта килү юллары асфальт өслекле", - дип сөйләде Ф.Мөхәммәтшин.
"Бүген биредә Пензадан, Калугадан кунаклар катнаша. Россиянең төрле төбәкләреннән киләләр, димәк, - бәйрәмгә ихтыяҗ бар. Анастасия Заволокина биредә рус фольклорын данлый. Яшьләр килүе куандыра", - дип шәрехләде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
«Татар-информ» МА