Бүген “Мир” кинотеатрында Татарстан кинематографистлары берлегенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Республиканың кино сәнгате эшлеклеләрен ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлады.
Айрат Сибагатуллин чарада катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан кинематографистлары берлеге – 1981 елның мартында оештырылган республикада иң яшь иҗади берлек, дип белдерде. Элек Татарстанда Казан кинохроника студиясе гамәлдә иде, аның Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Башкортстанда күпсанлы корреспондент пунктлары бар иде. ТР мәдәният министры сүзләренчә, кинематографлар эшләгән документаль, фәннни-популяр һәм өйрәнү фильмнары Россия тамашачысы арасында танылды һәм төбәк, бөтенсоюз дәрәҗәсендә дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.
“ТР Мәдәният министрлыгының барлык тармакларында сезнең теләкләрегез исәпкә алынсын өчен тырышачакбыз, дип ышанам. Бүген сез башкарган эшләр – ул кирәкле, чөнки кино кебек сәнгать бүгенге көндә актуаль, ТР да кинематографка ярдәм күрсәтелде һәм киләчәктә дә шулай булачак”, - диде А.Сибагатуллин.
Аннары республика мәдәният министрлыгы башлыгы ТР Кинематографчылар берлеге әгъзаларына күкрәк билгеләре һәм Рәхмәт грамоталары тапшырды. Аннары кунаклар Татарстан кинематографчыларының тарихы һәм казанышлары турында документаль фильм карадылар.
“Безнең аерым берлек булу – безнең булачак кинематограф өчен зур эш. Казанда башка фундаменталь оешма юк бугай. Без бу эшне дәвам итәргә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга ТР Кинематографчылары берлеге җитәкчесе Илдар Ягафаров. Ул тармак ветераннарына берлек бүләкләрен тапшырды.
Аннары бәйрәм чарасында катнашучылар Берлекнең яңа әгъзаларына билетлар тапшырдылар (андыйлар 45 кеше).
Соңыннан милли кинематографны үстерү мәсьәләләре буенча конференция булды. Анда берничә тәкъдим булды, алар арасында – яшь буынны кинематография сәнгатенә җәлеп итү, киләчәктә Татарстанда кино сәнгатен үстерү һәм аның үтеп керү чикләрен киңәйтү. Аерым алганда, бүген Европада Татарстан киносы белән актив кызыксыналар, дигән фикер яңгырады.
«Татар-информ» МА