31 майда көндезге сәгать өчтә Милли музейда «Совет әсирләре Норвегиядә» күргәзмәсе ачыла.
Ул Фалстад – сугыш әсирләре өчен кайчандыр нацистлар концлагере урнашкан урын янындагы мемориал һәм тикшеренү үзәге хезмәтенең нәтиҗәсе. Беренче тапкыр бу күргәзмә 2010 елда Осло шәһәренең Оборона музеенда күрсәтелгән. Бөек Ватан сугышы елларында немецлар оккупацияләнгән Норвегия җиренә 100 000 совет әсире җибәрелә, шуларның якынча 13 700е шунда һәлак була. Әсирләр лагерьларда коточкыч шартларда яшәргә дучар ителә. Норвегиялеләр аларга булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша.
Күргәзмәне ачуда Норвегия Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Лейдульв Атле Намтведт катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте