Татарстан укучыларын «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты берләштерде

2016 елның 27 мае, җомга

24 майда  «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проектында актив катнашучылар  «Мәдәни сәяхәт» дигән  квест-экскурсиядә катнашты.

Әлеге күңелле чарага Татарстанның 23 муниципаль районыннан 111 бала килде. Алар өчен Казан һәм Свияжск буенча автобус  экскурсиясе оештырылды.  Балалар республикада яшәп иҗат итүче мәдәният әһелләре, язучылар белән очрашты. Ахырдан проектта катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Квест-экскурсия «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проектына нокта куйды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International