Казанда күренекле пианист Николай Луганский чыгыш ясый

2016 елның 27 мае, җомга

28 майда, Сергей Рахманинов исемендәге «Ак канәфер» халыкара фестиваленең икенче көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән бергәләп танылган пианист  Николай Луганский чыгыш ясый. 2012 елда музыкант әлеге форумда катнашкан иде инде.

 «Ак канәфер»дә быел ул  Сергея Прокофьевның фортепиано һәм оркестр өчен иҗат иткән 2 нче концертын башкарачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International