26 майда «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында җиңүчеләрне тәбрикләделәр.
Тантанага һәм бу көнне күрсәтелгән «Кәҗә һәм бәрән» (Г.Тукай) спектакленә «Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә җиңеп чыккан 220 бала һәм и «Иң мәдәниятле әти-әни» номинациясендә җиңүче 53 өлкән кеше килде.
Проект кысаларында 2000 тирәсе конкурс оештырылды. Алар балалар өчен генә түгел, аларның ата-аналары, муниципаль учреждениеләр өчен дә уздырылды. Иң актив муниципаль берәмлекләр дип Чаллы һәм Чүпрәле районнары табылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте