25 майда каты авырудан соң 74нче яшендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме фәннәре кандидаты, театр тәнкыйтьчесе Игъламов Рәүф Мәхмүт улы вафат булды.
Игъламов Рәүф Мәхмүт улы 1941 елның 19 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1971 елда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының (ЛГИТМИК) театр белгечлеге факультетын тәмамлый.
1971-2001 елларда Казан мәдәният институтында (хәзерге Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) укыта. Сәнгать фәннәре кандидаты (1981), профессор (1994).
Бер үк вакытта театр тәнкыйтьчесе хезмәтен алып бара. Фәнни басмалары татар театры сәнгатенең тарихы һәм бүгенге тормышының гомуми мәсьәләләренә багышланган. Басылган китаплары: «Данлыклы драматург» (1987), «Курчаклы уйнау – җитди эш» (2004), «Вакыт белән сынау» (2007).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле театр белгече һәм тәнкыйтьче, профессор Рәүф Мәхмуд улы Игламовның вафат булуы сәбәпле, аның якыннары, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.