27 майда «Мир» кинотеатрында «Россия Федерациясе Кинематографиячеләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы кичә уздырыла. Аның кысаларында милли кинематограф үсеше мәсьәләләренә багышланган конференция, Берлеккә яңа кабул ителгән әгъзаларга таныклыклар тапшыру һәм бүләкләү тантанасы булачак.
Россия Федерациясе Кинематографиячеләр берлеге рәисе Клим Лаврентьев, шулай ук күрше-тирә республикаларның кинематографиячеләр берлекләре рәисләре катнашыр дип көтелә.
Башлана көндезге сәгать икедә. Керү бушлай.
+7917-227-68-00, +7-904-666-66-11.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте