26 майда көндезге сәгать бердә «Әкият» курчак театрында «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында җиңеп чыгучыларны бүләкләү тантанасы булачак.
Программада: интерактив уен, күпсерияле «Мирас» мультфильмын карау, укучыларның мәдәни көндәлекләреннән төзелгән күргәзмә, бүләкләү тантанасы, «Кәҗә һәм сарык» һәм «Дюймовочка» спектакльләре.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте