Ростов-на-Дону шәһәрендә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры гастрольләре зур уңыш белән уза. Зал тутырып килгән тамашачыга инде 14 спектакль уйналды. «Афәрин» дигән тавышлар, алкышлар тынып тормый. Социаль челтәрдә театр спектакльләре турында тойгылы, соклану белдергән сүзләр, фикерләр күп әйтелә. «Үзенә хас стиле булган, нәзәкатьле, көмештән-актан «киенгән» «Шау-шулы көн яисә Фигароның өйләнүе» спектакле әйтеп-аңлатып бетереп булмастай тәэсирләр уята. Караган саен карыйсы килеп тора. Ирексездән «Бу шау-шулы көн бетмәсә иде» дип куясың....». Менә шундый рухтагы фикерләр күп әйтелә.
Артистларның әле тагын 5 спектакль уйныйсы бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте