Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов указы нигезендә 2016 ел Сулыкларны саклау зоналары елы дип игълан ителде. Шул уңайдан июньнең 9 ыннан 13 енә кадәр Казан мэры кубогына «Казан җилкәннәре» музей регатасы узачак. Аны оештыручыларның берсе – Татарстан Республикасы Милли музее.
Регатаның төп максаты – экология һәм сулыкларны саклау зоналары, Иделне туристлык орбитасына кертү мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, һ.б.
Әлеге спорт бәйрәмендә Казан, Чабаксар, Түбән Новгород, Тольятти, Ульяновск, Чаллы, Түбән Кама һәм Россиянең башка шәһәрләре спортчылары катнаша.
8(843) 292-66-16
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте