Зифа Мөхәммәтҗанова – графика өлкәсендә иң күренекле рәссамнарның берсе, китаплар һәм мәҗмугаларга рәсем ясаучы, бизәүче, күп кенә иҗат коллективлары өчен сәхнә костюмнары эскизларын әзерләүче. Аның иҗаты ачык төсләргә, эчтәлекле образларга бай. Балалар китапларына иллюстрацияләр ясау аның иҗатында зур урын тота. Рәссам быел кыш фани дөньядан китте. Кешеләргә үзенең сөйкемле нурлар балкыткан, җан җылымлы иҗатын калдырды.
Аны искә алуга багышланган күргәзмә июль ахырына кадәр эшли.
5678-043, 5678-058
сайт: www.izo-museum.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте