Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә укучыларны Казан парклары турындагы басмалар белән таныштырдылар.
Авторы Гөлүсә Закирова кунакларга проект, аны гамәлгә ашыру этаплары турында сөйләде. «Черек күл», «Крылья Советов», «Горький исемендәге парк»ның рельефлы-график схемалары күзләре күрмәүче һәм начар күрүче кешеләргә әлеге ял урыннары турында тулы мәгълүмат бирә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте