28 майда Феодосиянең борынгы әйберләр музеенда Татарстан Республикасы рәссамнары эшләреннән күргәзмә ачыла

2016 елның 20 мае, җомга

Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында мәдәни багланышларны ныгыту максатларында уздырыла торган   «Кырым – минем йөрәгемдә» проекты кысаларында 28 майда  « Кырым Республикасының Феодосия борынгы әйберләр музее»нда әлеге музейның 205 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.

Анда Татарстан Республикасы рәссамнарының Борынгы Болгар шәһәренә арт-экспедицияләреннән соң язылган әсәрләре куелачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International