24 -26 август көннәрендә Казанга сценарийлар язучы һәм режиссер Александр Орлов, танылган актриса Алла Будницкая һәм аның ике туган сеңлесе Екатерина Мальцева килеп китәчәк. Алла Будницкаяның башкалабызга килүе, аның Грободелов фамилиясен йөрткән бабасына кагылышлы мәгълүматлар җыю теләге белән аңлатыла. Кайбер фаразлар буенча, Грободелов берара казан губернаторы булып торган.
Рус актрисасы сәфәренең икенче көнендә, ягъни 25 августта эвакуация елларында яшәгән Тәтешнең Шәһәр көненә багышланган чараларында катнашачак. Биредә аның әнисе туып үскән.
"Женщина, которая поет", "Потапов, к доске!", "Тайна Эдвина Друда", "Идеальный муж", "Цветы луговые", "Гобсек", "Преступление лорда Артура", "Вокзал для двоих", "Криминальный талант", "Супермен поневоле" һәм башка фильмнарның героинясы булган Алла Будницкаяның туганы Екатерина Мальцеваның да Татарстан җире белән бәйләнеше бар. Аның да әтисе Тәтештә яшәгән.